Республиканың аерым районнарында җепшек кар булырга мөмкин.
Фото: Марат Мөгыйнов
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, 6 нчы майда Казанда болытлы һава торышы булачак, яңгыр һәм урыны белән яшен көтелә. Төнлә һава температурасы 8-10 градус җылы булачак. Көндез термометр баганалары +10-12 градуска кадәр күтәреләчәк, җил секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.
7 нче майда, якшәмбе көнне, температура сизелерлек төшәчәк. Төнлә һава температурасы +1-6 градус тәшкил итәчәк, республиканың көнчыгышында +10 градуска кадәр фаразлана. Көндез термометрлар +8-13 градус күрсәтәчәк. Синоптиклар секундына 15 метрга кадәр көчле җил белән болытлы һава торышы фаразлый. Урыны белән яңгыр, аерым районнарда җепшек кар булырга мөмкин.
Дүшәмбе һәм сишәмбе, 8 нче һәм 9 нчы майда Татарстанда яңгырлар көтелми. Төнге температура 0 дән +3 градуска кадәр булачак, һава һәм туфрак урыны белән -3 градуска кадәр туңачак. Көндез һава +9-15 градуска кадәр җылыначак.