Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.11.2023, 17:39

Ял көннәрендә Татарстанда -15 градуска кадәр суытачак

Казанда кышның беренче көнендә синоптиклар бераз кар һәм болытлы һава торышы вәгъдә итә

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы ноябрь). Синоптиклар фаразлавынча, кышның беренче көнендә казанлыларны кар һәм секундына 6-11 метрга кадәр тизлектәге җил белән болытлы һава торышы көтә. Төнлә һава температурасы -4..-6 градус тәшкил итәчәк, көндез -1..3 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре барлыкка килүе ихтимал.

Татарстанда 1 нче һәм 2 нче декабрьдә аязучан болытлы булачак, кар һәм җепшек кар көтелә. Кайбер районнарда синоптиклар буран, бозлавык һәм томан вәгъдә итә. Төнлә һава температурасы -4..-11 градус тәшкил итәчәк, көнчыгыш районнарда -14 градуска кадәр, көндез термометр баганалары 0..-7 градуска кадәр күтәреләчәк.

Якшәмбе, 3 нче декабрь, төнлә республикада шулай ук кар явачак. Температура -7..-12 градуска кадәр төшәчәк, аязганда 15 градуска кадәр салкын булачак. Көндез төбәкнең күпчелек территориясендә явым-төшем булмаячак диярлек, ә кич белән ТРның көнбатыш районнарында кар көтелә. Көндез синоптиклар -5..-10 градус булыр дип фаразлый. Шулай ук аерым районнарда көн дәвамында томан булырга мөмкин.

Киләсе атна башында Татарстанда һава торышы көнбатыш циклоны тәэсирендә формалашачак. Кар, җепшек кар, буран, бозлавык һәм көчле җил булырга мөмкин. Температура төнлә -8..-13 градус тәшкил итәчәк. 4 нче декабрь көнне көндез 1-6 градус салкын булыр дип көтелә, 5 нче декабрьдә -4..-9 градус булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәктә.

Барлык яңалыклар