В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда кар көтелә, юлларда бозлавык сакланачак.
Фото: Денис Гордийко
Бүген кичен һәм иртәгә көндез Казанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача булачак. Кар яварга мөмкин, юлларда бозлавык саклана. Төнлә һава температурасы -6-8 градус, көндез -3-5 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
27 нче ноябрь төнендә Татарстанда азрак кар явачак, көндез явым-төшем фаразланмый. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -12 градуска кадәр, ә көндез -5-10 градуска кадәр булачак.
Синоптиклар фаразлавынча, киләсе атна башында республика шулай ук антициклон йогынтысында булачак. Явым-төшемнәр көтелми диярлек. Суык һава торышы дәвам итәчәк: төнлә -17 градуска кадәр, көндез -13 градуска кадәр суык булачак.