Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.11.2022, 12:56

Ял көннәрендә Татарстанда 12 градуска кадәр суытачак

Иртәгә Казанда кар көтелә, юлларда бозлавык сакланачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче ноябрь). 26 нчы ноябрь, шимбә көнне, Татарстан төньяк антициклон йогынтысында булачак. Республикада азрак кар явачак, аерым районнарда төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә синоптиклар – 3-8 градус, көндезге сәгатьләрдә 1-6 градус суык фаразлый.

Бүген кичен һәм иртәгә көндез Казанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача булачак. Кар яварга мөмкин, юлларда бозлавык саклана. Төнлә һава температурасы -6-8 градус, көндез -3-5 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

27 нче ноябрь төнендә Татарстанда азрак кар явачак, көндез явым-төшем фаразланмый. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -12 градуска кадәр, ә көндез -5-10 градуска кадәр булачак.

Синоптиклар фаразлавынча, киләсе атна башында республика шулай ук антициклон йогынтысында булачак. Явым-төшемнәр көтелми диярлек. Суык һава торышы дәвам итәчәк: төнлә -17 градуска кадәр, көндез -13 градуска кадәр суык булачак.

Барлык яңалыклар