Казанда ял көннәрендә вакытлыча 1, 4, 28, 28а, 43, 54, 70, 71, 74, 75, 90 номерлы автобус маршрутлары хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Бу «Казан триатлоны – 2025» не уздыру белән бәйле.
26 һәм 27 июльдә 5:00 тән 16:00 га кадәр җәмәгать транспорты Миллениум күпереннән үзәккә түбәндәге схема буенча йөриячәк:
43, 54 номерлы автобуслар Ф.Әмирхан урамыннан «Четаев урамы» тукталышыннан соң туннель аша узачак һәм «Чистай урамы» һәм «Сибгат Хәким урамы» тукталышларын калдырып үтәчәк;
54 нче номерлы автобус Миллениум күпереннән Вишневский урамы – Назарбаев урамы – Островский урамы — Пушкин урамы һәм алга таба маршрут буенча йөриячәк, ә «Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы» һәм К.Маркс урамы буенча барлык тукталышларны калдырып үтәчәк;
1, 71 нче автобуслар Н.Ершов – К. Маркс – Пушкин урамнары буйлап һәм алга таба маршрут буенча барачак, ә «Вишневский урамы» һәм «Островский урамы» тукталышларын калдырып үтәчәк;
90 нчы номерлы автобус Достовский урамы – Вишневский урамы – Н.Ершов урамы – К. Маркс урамы – Пушкин урамы буйлап йөриячәк, Чехов, Груздев һәм Бутлеров урамнарындагы тукталышларны калдырып үтәчәк;
4, 70 нче номерлы автобуслар Н.Ершов урамы буйлап барачак һәм Варварин чиркәве янындагы светофорда борылачак.
Шәһәр үзәгеннән җәмәгать транспорты маршрут буенча барачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Транспорт комитетында.
Шулай ук 26 июльдә 4:00 тән 16:00 га кадәр җәмәгать транспорты хәрәкәте схемаларыннан тукталышларны төшереп калдыралар:
Миллениум күпереннән Ф.Әмирхан урамы буйлап барган 43, 54, 28А номерлы автобус маршрутларының «РФ Герое Алексей Козин урамы», «Сибгат Хәким урамы», «Чистай урамы» тукталышлары;
Миллениум күпере юнәлешендә Ф.Әмирхан урамы буйлап барган 43, 54, 28 нче автобус маршрутларының «Сибгат Хәким урамы», «Чистай урамы» тукталышлары;
Чистай урамы буйлап Су спорт төрләре сарае юнәлешендә баручы 74, 75 нче автобус маршрутларының «ДВВС» тукталышы.
Элегрәк
хәбәр ителгәнчә , Казанда шимбә көнне берничә урам буенча транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Быелгы «Казан триатлоны – 2025» ярышында 800 спортчы
катнашачак .