В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу техниканы анимациягә 8 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар үзләштерә ала.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). Казан шәһәренең архиерей ишегалды каршындагы «Апостол» якшәмбе мәктәбендә пластилин мультипликация студиясе ачыла. Бу техниканы анимациягә 8 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар үзләштерә ала.
Дәресләр сишәмбе һәм җомга көннәрендә 18:00 сәгатьтә узачак. Бер дәрес озынлыгы 1,5 сәгать тәшкил итәчәк, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.
Укулар бушлай, әмма алдан язылу буенча. Баланы WhatsApp мессенджерында: +7(922)219-60-68 номерына хәбәр җибәреп яздырырга мөмкин.
Пластилин мультипликация үз-үзеңне күрсәтү коралы булып тора, иҗади потенциалны ачарга, коммуникатив күнекмәләрне һәм эстетик зәвыкны үстерергә ярдәм итә. «Апостол» якшәмбе мәктәбендә дәресләрдә балалар рәсем ясау осталыгын үстерә алачак, пластилиннан әвәләп ясый, иҗат итә һәм гыйбрәтле тарихлар сөйли алачак.