В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция 10:30 дан 12:00 гә кадәр узачак
Казансу яры буенда 26 гыйнварда икенчел чимал һәм кием кабул итү мобиль пункты ачылачак. Шәһәр халкын 10:30 дан 12:00 гә кадәр көтәчәкләр.
Волонтерлар пластик, металл, техника, фольга, макулатура кабул итәчәк. Аларны тапшырыр алдыннан дөрес әзерләргә кирәк. Акция барышында аяк киеме, су өчен фильтрлар, батарейкалар, лампалар һәм башкалар кабул ителмәячәк.
Яхшы кием, китаплар, савыт-саба, уенчыклар, бизәнү әйберләрен фримаркет зонасында калдырырга мөмкин булачак, дип хәбәр итте оештыручылар. Тулырак мәгълүмат «ВКонтакте» социаль челтәрендә бергәлектә бастырылган.
Барлык теләүчеләрне Миллениум күпере янындагы парковкада көтәчәкләр. Акциядә катнашучыларга урынында волонтерлар шлагбаумны ачачак. Мобиль пункт җәй ахырына кадәр ике айга бер эшләячәк. Киләсе юлы икенче чимал март аенда кабул ителәчәк.
Акция парклар һәм скверлар дирекциясе, «Казансу үсеше стратегиясе» һәм «ЭкоТехнологияләр» проектлары командалары ярдәмендә «ЭкоЛогично» хәрәкәте тарафыннан оештырыла.