В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Волонтерлар шәһәр халкын таныш булмаган хайваннар белән аралашырга өйрәтәчәк, ә ветеринарлар дүртаяклыларның хуҗаларына тербия буенча киңәшләр бирәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль, Ксения Швецова). 18-нче июль көнне Казанның Горки-Әмәт урманында беренче тапкыр «Яңа дустыңны тап» акциясе узачак, анда шәһәр халкы дүртаяклылар белән аралаша, үзенә йорт хайваны сайлый һәм ветеринария табиблары белән киңәшләшә алачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Чарада волонтерлар шәһәр халкын таныш булмаган этләр белән аралашырга, хайваннарның үз-үзләрен тотышы үзенчәлекләрен аңлатырга, таныш булмаган этне ничек итеп ияләштерергә һәм тискәре агрессив реакцияләрдән ничек качарга икәнен өйрәтәчәк. Ветеринария табиблары теләгән һәркемгә хайваннарны тәрбияләү буенча кирәкле киңәшләр бирәчәк, шуңа күрә чара үзенә яңа дустын табарга теләүчеләргә дә, этләре булган кешеләргә дә файдалы булачак. Акция 11:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр узачак.
«Бу шәһәрлеләрнең приюттан дустанә, сәламәт, вакциналы һәм стерильләштерелгән этләр белән очрашуы булачак, – дип ассызыклады И.Гыйниятуллин. – Халык белгечләр һәм хайваннарның хуҗалары белән киңәшә, карар кабул итә һәм эт сайлый алачак».
Дүртаяклылар катнашындагы чаралар шәһәр халкына үзенә йорт хайваны табу турында уйланырга сәбәп булачак, әмма бу карар аңлы булырга тиеш, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. «Без бернинди хыялларга да бирелмибез һәм беренче тапкырдан ук барлык этләрне дә өйләренә алып кайтып китәрләр дип көтмибез. Киресенчә, мондый карар спонтан булырга тиеш түгел, – диде ул. – Кемдер йорт хайванын асрый алмаячагын аңлый, ә кемдер, киресенчә, үзенә дус таба, профессионалларның кыйммәтле киңәшләрен ала алачак».
Горки-Әмәт урманында акция Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча Парклар һәм скверлар дирекциясе оештырган беренче чара булачак. Киләсе акцияләрне августта Дәрвишләр бистәсендә Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта, сентябрьдә – Урицкий исемендәге паркта һәм шәһәрнең башка паркларында үткәрү планлаштырыла.
«Без мондый күргәзмәләрне даими үткәрәчәкбез. Һәр ярминкә саен яратучы һәм җаваплы хуҗаларын тапкан этләр күбрәк булыр дип өметләнәм», – дип йомгаклады Башкарма комитет җитәкчесе.