Шәһәрлеләр биргән акчалар мөмкинлекләре чикле булган балаларның ихтыяҗларына юнәлтеләчәк.
Фото: vk.com/tatmitropolia
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче апрель). 9 нчы апрельдә Казанның мәхәлләләрендә «Ак чәчәк» дигән традицион хәйрия акциясе узачак.
Бу көнне мәхәллә кешеләре һәм битараф булмаган казанлылар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар ихтыяҗларына акча тапшыра алачак. Акциядә катнашучыларга якшәмбе һәм гомуми белем мәктәпләре педагоглары һәм укучылары, мәхәллә хезмәткәрләре һәм волонтерлар ясаячак символик кәгазь бөреләр өләшәчәкләр, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте.
«Ак чәчәк» акциясе алдыннан якшәмбе мәктәпләрендә барлык теләүчеләр өчен кәгазьдән чәчәкләр ясау буенча мастер-класслар һәм Россиядә хәйрия эшләренә багышланган дәресләр планлаштырылган. Шулай ук «Хыял» гаилә үзәгендәге дәресләрдә кәгазьдән чәчәкләр ясарга өйрәтәчәкләр. Тулырак мәгълүматны «Кайгырту» инвалид балаларның ата-аналары региональ иҗтимагый оешмасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге бергәлегендә белергә мөмкин.
Быел хәйрия акциясе Казан епархиясенең 12 гыйбадәтханәсендә узачак, аларның исемлеге Татарстан митрополиясе сайтында бастырылган. Катнашучы гыйбадәтханәләр исемлеге тулыландырыла. Кайбер мәхәлләләрдә шулай ук хәйрия ярминкәләре оештырыла.
«Ак чәчәк» акциясенең координаторы – «Кайгырту» инвалид балаларның ата-аналары региональ иҗтимагый оешмасының президенты Надежда Титова. 10 елдан артык оешма сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләргә ярдәм итә һәм Казан епархиясе белән берлектә инвалидларны социомәдәни реабилитацияләү һәм абилитацияләү өчен шартлар тудыра. Епархиянең «Кайгырту» белән хезмәттәшлеге аркасында, хәйриячеләрнең ярдәме белән инвалид балалар иҗади һәм үсеш бирүче дәресләргә, мәдәни чараларга бушлай йөриләр, социаль таксидан файдаланалар. Әлеге проектларны үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә мәхәлләләрдә узган «Ак чәчәк» акциясендә җыелган акчаларны юнәлтәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, узган ел 309 мең 765 сум акча җыелган иде. Акчаларның бер өлеше сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар ясаган кулдан эшләнгән әйберләр сатылган хәйрия ярминкәләрендә җыелган.