Бу суүткәргечне тоташтыру буенча эшләр башкарылу белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
1 нче февральнең 9:00 сәгатеннән 2 нче февральнең 6:00 сәгатенә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Островский урамы, 32, 34, 34/4, 37/5, Уң як Болак урамы, 53/2, Пушкин урамы, 1/55, 1/55 лит.4, Университет урамы, 2, 2/53, 4/34, 5, 5/37.
Су тутырылган автоцистерналар җирле халыктан килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак, дип хәбәр итә «Водоканал» МУП. Моның өчен +7(843)231-62-60 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.