Тәре йөреше Благовещенский соборыннан Крестовоздвиженский чиркәвенә кадәр узачак
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь). Казанда 4 нче ноябрьдә Благовещенский соборыннан Крестовоздвиженский чиркәвенә кадәр Казан Мәрьям Анасы иконасының могҗизалы образы белән тәре йөреше узачак.
Шуңа бәйле рәвештә Вахитов районында 3 нче ноябрьнең 20:00 сәгатеннән 4 нче ноябрьнең 10:30 сәгатенә кадәр Миславский урамының юл өлеше буенча, К.Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәр (транспорт парковкасын исәпкә алмаганда) хәрәкәт чикләнәчәк. Тиешле карар Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.
4 нче ноябрьдә 7:00 сәгатьтән 10:30 сәгатькә кадәр түбәндәге участокларда юлны ябачаклар:
- Кремль урамы, Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәрге участокта;
- Профсоюз урамы, Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәрге участокта;
- Беренче Май мәйданынан чыгу юлы, Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәрге участокта;
- Бауман урамы, Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәрге участокта;
- Меңьеллык мәйданынан Батурин урамына чыгу юлы;
- Батурин урамыннан Кремль транспорт дамбасына чыгу юлы;
- Батурин урамы, Кремль транспорт дамбасыннан Дзержинский урамына кадәрге участокта;
- Большая Красная урамы, Япеев урамыннан Батурин урамына кадәрге участокта;
- К.Маркс урамы, Лобачевский урамыннан Батурин урамына кадәрге участокта;
- Япеев урамы, Дзержинский урамыннан Большая Красная урамына кадәрге участокта
(кирәк булганда);
- Миславский урамы, К.Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәрге участокта;
Тәре йөреше вакытында җәмәгать тәртибен саклау оештырыла, шулай ук ашыгыч ярдәм бригадалары дежур торачак.