Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2018, 10:54

Урам җыештыручылар җитмәгәнгә, идарә итүче компанияләр, узган елгы белән чагыштырганда, ике тапкыр артык реагент сатып алган

Ишегалларын җыештыру өчен торак оешмаларында 152 махсус техника һәм кече механизация берәмлеге бар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Ксения Швецова). Казанда кышкы шартларда ишегалларын карап тотуга әзерлек эшләре башланды – узган атнада махсус техника әзерлеген ТКХ комитеты һәм районнар администрацияләре вәкилләреннән торган комиссия тикшерде. Кышкы сезон алдыннан 130 тонна химик реагент алынган, шул ук вакытта йортлар түбәләре төзекләндерелә – боз сөңгеләре булмасын өчен. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов хәбәр итте.

Ишегалды территорияләрен тиешле хәлдә тоту өчен торак оешмалары 10 мең тонна ком-тоз катнашамасы һәм 130 тонна химик реагент әзерләгән – бу запаслар 2019 елның февраленә кадәр җитәргә тиеш. Ишегалды территорияләрен 3 меңгә якын урам җыештыручысы карап торачак. Д.Анисимов билгеләп үткәнчә, элеккеге кебек үк, урам җыештыручылары җитми. Бүгенге көндә дефицит 600-гә якын кеше тәшкил итә. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, бу җитешсезлек механизация белән компенсацияләнә. “Торак оешмалары эш өчен кирәкле техникага ия. Кар, төзекләндерү кагыйдәләрен исәпкә алып, яшел зоналарда җыелачак”, - диде ТКХ комитеты рәисе. Ул өстәгәнчә, гадәттәгечә, йортлар түбәләренә аерым игътибар биреләчәк. Казанда биеклектә эшли белүче эшчеләр бар, кирәк булганда, альпинистлар җәлеп итәчәкләр.

Д.Анисимов, йорт территорияләрен җыештыру эшәре тиешле дәрәҗәдә башкарылмаса, шәһәрлеләрне бу хакта хәбәр итәргә чакырды. Идарә итүче компаниягә мөрәҗәгать итәргә яисә “Ачык Казан” сервисы сайтында яисә (843) 236-41-23 яки 063 телефоны буенча гариза калдырырга мөмкин.

Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова билгеләп үткәнчә, шәһәрдә түбәләрне төзекләндерү дәвам итәчәк. “Озын боз сөңгеләре әкиятләрдә генә яхшы, тормышта аларны булдырмаска кирәк. – диде ул. – Ишегалларын җыештыруга килгәндә, ел саен шәһәрлеләр идарә итүче оешмалар эшеннән, ә идарә итүче компанияләр - халыктан зарланалар. Без конструктив диалог алып барырга өйрәнергә тиешбез. Барыбыз да чисталык һәм тәртип телибез”.

“Быел кышын юлларны карап тоту сыйфаты артыр, дип өметләнәм. Урам җыештыручылар җитмәсә дә, идарә итүче компанияләр ике тапкыр артык реагент алды. Шәһәрлеләргә, җыештыру сыйфаты ошамаса, түзеп тормаска киңәш итәм, ә районнар башлыкларына шәхси йөреп чыгуның кирәклеген искәртәм”, - диде Е.Лодвигова.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 22.10.2018
Видеорепортаж
22.10.2018 11:49
Торак оешмалары 10 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы һәм 130 тонна химик реагент әзерләгән
Барлык яңалыклар