В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан белгечләре күчемсез милекне рәсмиләштергәндә теркәү өчен документлар әзерләү мәсьәләләрендә ярдәм итәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь). Татарстан Росреестрында эшмәкәрләр өчен консультация ачылды. Казан белгечләре күчемсез милекне рәсмиләштергәндә теркәү өчен документлар әзерләү мәсьәләләрендә ярдәм итәләр.
Махсус тәрәзәгә кадастр исәбенә куярга яки торак булмаган күчемсез милек объектларына һәм мондый объектлар астындагы җир кишәрлекләренә милек хокукын теркәргә теләгән юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр мөрәҗәгать итә ала.
Эшмәкәрләр консультациясе өчен тәрәзә Казанда ТР буенча Росреестр идарәсендә Авангард ур., 74 адресы буенча эшли. Монда һәр сишәмбе 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук түләүсез юридик ярдәм алу өчен түбәндәге телефон номеры буенча алдан шалтыратырга була: 8(843) 255-24-20.
Моннан тыш, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле сораулар буенча консультацияне Росреестрның колл-үзәгенең тәүлек буе эшли торган бердәм белешмә телефоны буенча да алырга мөмкин: 8(800) 100-34-34, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.