Ачык ишекләр көненә алдан язылырга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). Бүген ТР буенча Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе Казанда эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне оештыра. Эшмәкәрләргә идарә компетенцияләренә кергән сораулар буенча консультация биреләчәк.
Консультация алу өчен 238-60-62, 238-18-41 телефон номерлары буенча алдан язылырга кирәк.
Ачык ишекләр көне 12.00-16.00 сәгатьтә Зур Кызыл ур., 30 һәм Сеченов ур., 13а адреслары буенча үтәчәк.