Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.02.2025, 13:57

Казанның мәдәният учреждениеләрендә клуб берләшмәләре саны 33% ка арткан

Түгәрәкләр һәм шөгыльләргә 16 мең кеше йөри

Татарстан башкаласында узган ел нәтиҗәләре буенча клуб берләшмәләре саны 33% ка арткан. Бүгенге көндә шәһәрнең мәдәният учреждениеләрендә 816 түгәрәк оештырылган, аларда даими нигездә 16 мең кеше йөри. Мондый мәгълүматларны эшлекле дүшәмбедә Казанның мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов китерде.

«Без учреждениеләр инфраструктурасын ныгыту белән аларда күп нәрсәнең үзгәрүен күрәбез, эшнең яңа формасы барлыкка килә, – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин. – Мин барлык коллективларыбызга да рәхмәтемне белдерәм – бу шәһәрнең бизәге, балаларыбыз үз сәләтләрен күрсәтә торган, теләсә нинди бәйрәмнәрне бизәүче һәм башкалабызның, Татарстанның һәм күпмилләтле халыкның визит карточкасы булып торган профессиональ коллективлар үсә торган урын», – дип ышандырды шәһәр башлыгы.

Бүген мәдәни үзәкләр үзләренең уңышлы эшчәнлекләрен дәвам итәләр, һәвәскәрләр иҗатын, һөнәри иҗатларын үстерәләр һәм чараларны гамәлгә ашыралар, дип хәбәр итте Азат Абзалов. «Мәдәни үзәкләрнең иҗади активы –барлык шәһәр һәм район чараларында диярлек төп катнашучылар. Яңартылган җәмәгать киңлекләре һәм ишегаллары белән интеграцияләнеп, алар бөтен сезонлык вакыйгаларның бай программасын формалаштыра», – дип билгеләде ул.

2017 елдан Казанда «Яшәү яме» актив озын гомер проекты уңышлы гамәлгә ашырыла. Узган ел дәресләрдә һәм чараларда 177 мең тапкыр булганнар. «Бүген Казан пенсионерлары берләшмәсе – гомумшәһәр инициативаларының актив катнашучылары, төрле конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары», – дип ассызыклады Азат Абзалов.

Казанның мәдәни үзәкләре сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр өчен дә ачык. Алар 20 клуб берләшмәсеннән файдалана ала. Килүчеләр белән инклюзив һәм интегратив методикалы һөнәри өйрәтелгән белгечләр эшли. Иң якты проектлар арасында: сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәленә эләккән балалар өчен «Игелекле дулкын» төбәкара фестивале, «Нур» фестивале, махсуслаштырылган учреждениеләр балалары өчен «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар» фестивале һәм балалар сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр өчен «Йөрәк белән тыңлап» конкурсын билгеләп үтте Азат Абзалов. «Әлеге проектлар Казаннан, республикадан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 4,5 мең катнашучыны колачлады», – дип хәбәр итте ул.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.02.2025
Видеорепортаж
24.02.2025 11:56
«Мәдәният» илкүләм проекты буенча Казанда алты сәнгать мәктәбе яңартылды
Барлык яңалыклар