3 нче октябрьдә уку йортларында тематик дәресләр үткәреләчәк.
Фото: Денис Гордийко
Шулай ук яшьләр өчен Россия Пенсия фондының территориаль органнарында экскурсияләр үткәреләчәк. Укучылар һәм студентлар учреждение эше һәм аның функцияләре турында беләчәк, «булачак пенсия турында барысы да» уку ярдәмлегеннән һәм «укучыларга пенсияләр турында» интернет-ресурстан мөстәкыйль файдалана алачаклар, анда Россия пенсия системасының эш принцибы тәкъдим ителә. Моннан тыш, укучылар булачак пенсияне дөрес формалаштыра башларга өйрәнә алалар, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсенең матбугат хезмәте.
«Бердәм пенсия грамоталылыгы көне – чираттагы масштаблы мәгълүмати-аңлату эше өчен мөһим старт. Безнең агарту проектының максаты – яшьләрне социальләштерү: аның конституцион хокукларын яклау һәм пенсия сәясәтенә активлыкны стимуллаштыру», – дип сөйләде Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Шундый ук белем бирү чаралары бөтен Россия буенча узачак. Яшьләргә мәгълүмат җиткерү буенча эш ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.