В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлек эчендә 20 мең 665 тонна кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче гыйнвар). Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартырга 493 юл эшчесе һәм 364 берәмлек махсус техника, шул исәптән 48 катнаш юл машинасы, 73 трактор щеткасы, 116 үзбушаткыч, 57 фронталь төягеч, 43 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыккан.
Кар чыгару 8 Март, 25 Октябрь, Айдаров, Арбузов, Батыршин, Бауман, Беломорск, Богатырев, Большая Красная, Бутлеров, Ваһапов, Вишневский, Волков, Гагарин, Гладилов, Гоголь, Губкин, Достоевский, Дубравная, Ершов, Зәкиев, Камал, Кремль, Кол Гали, Кулагин, Кутуй, Литвинов, Лукницкий, Магистраль, Мариуполь, Маяковский, Меридиан, Миңнуллин, Мәскәү, Набережная, Начальная, Нигъмәтуллин, Новаторлар, Новокремлевская, Островский, Париж Коммунасы, Парин, Петербург, Пионер, Попов, Идел Буе, Пушкин, Роща Фрунзе, Сәетгалиев, Столбов, Татарстан, Театр, Тинчурин, Хәким, Халтурин, Чехов, Щапов, Чистай, Кочетков һәм Старательный тыкрыгы, Җиңү һәм Ямашев проспектлары, Мамадыш, Оренбург һәм Себер трактлары, Ирек мәйданы, Миллениум күпере, 4 нче транспорт дамбасы, Ферма шоссесы, шулай ук «Салават күпере» һәм «Жилплощадка» микрорайоннарыннан башкарылачак.
Узган тәүлектә урамнардан 20 мең 665 тонна кар чыгарылган, ә кышкы сезон башыннан – 208 мең тоннадан артык кар, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юлларда тәүлеккә 53 тонна реагент һәм 303 тонна ком-тоз катнашмасы, ә сезон башыннан – 33 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылган.