В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлек эчендә 11,8 мең тонна кар чыгарылган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь). Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартырга 499 юл эшчесе һәм 326 берәмлек махсус техника, шул исәптән 55 катнаш юл машинасы, 72 трактор щеткасы, 84 үзбушаткыч, 46 фронталь төягеч, 40 «Барсик» минитөягече һәм башка техника җәлеп ителгән.
Карны 8 Март, Авангард, Аграр, Агрономия, Әмирхан, Баруди, Батыршин, Бауман, Бигичев, Болотников, Вахитов, Воровский, Галактионов, Гудованцев, Девятаев, Декабристлар, Дружба, Заря, Зеленая, Ипподром, Калинин, Г.Камал, Качалов, Кошевой, Кулагин, Коләхмәтов, Кол Гали, Күнче, Мәүлетов, Мәскәү, К.Насыйров, Несмелов, Нужин, Островский, Павлов, Петербург, Идел буе, Сәетгалиев, Симонов, Солидарность, Столбов, З.Солтан, Татарстан, Тинчурин, Фучик, С.Хәким, Чистай, Шоссе, Мамадыш тракты, Ирек мәйданы, Кремль дамбасы, шулай ук «Салават купере» микрорайоныннан чыгарылачак.
Узган тәүлектә урамнардан 11 мең 830 тонна кар чыгарылган, ә кышкы сезон башыннан – 155 мең тонна, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юлларда тәүлеккә 88 тонна реагент һәм 140 тонна ком-тоз катнашмасы, сезон башыннан 29 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылган.