В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр үз эшен дәвам итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче декабрь). Бүген Казанда урамнарны кардан чистартуга 506 юл эшчесе һәм 266 берәмлек махсус техника, шул исәптән 67 катнаш юл машинасы, 71 трактор щеткасы, 40 үзбушаткыч, 41 фронталь төягеч, 34 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыкты.
Кар чыгару 2 нче Тура, Батурин, Большая Красная, Глушко, Горький, Дубравная, Ершов, Зәкиев, Зорге, Ипподром, Качалов, Кремль, Сул як Болак, Лесгафт, Липатов, Карл Маркс, Минск, Мир, Назарбаев, Нокса авышлыгы, Павлюхин, Парин, Уң як Болак, Пушкин, Совет, Фучик, Чехов урамнары участокларыннан, шулай ук Ирек мәйданы, Мамадыш, Оренбург, Себер трактлары территорияләреннән, Җиңү проспектыннан һ.б. башкарылачак, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, Казанда кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. KZN.RU порталында урнаштырылган район администрацияләренең телефоннары буенча да, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Рөхсәтсез кар ташлау фактлары турында хәбәрләр ТР Экология министрлыгында кабул ителә.