В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 2475 тонна кар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 2475 тонна кар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруга 575 юл эшчесе һәм 590 махсус техника, шул исәптән 169 катнаш юл машинасы, 17 кар төягеч, 148 трактор щеткасы, 16 грейдер, 71 фронталь төягеч, 50 «Барсик» кече төягече, 107 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителде.
Казан юлларында тәүлек эчендә 1262 тонна бозлавыкка каршы материаллар, шул исәптән 127 тонна реагент һәм 1135 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылды.
Бүген көндез Казан урамнарын җыештырырга 460 юл эшчесе һәм 298 махсус техника берәмлеге чыгачак.
Карны түбәндәге урамнарның участокларыннан чыгарачаклар: 8 Март, 2-нче Турин, Аграр, Айдаров, Батурин, Бауман, Беломорск, Васильченко, Восстание, Мәҗит Гафури, Глушко, Груздев, Академик Губкин, Декабристлар, Дружба, Дубравная, Журналистлар, Заря, Зеленая, Рихард Зорге, Ипподром, Карбышев, Академик Кирпичников, Космонавтлар, Гадел Кутуй, Липатов, Маркс, Назарбаев, Осиново, Павлов, Павлюхин, Парин, Парк, Песочная, Петербург, Пионер, Попов, Пушкин, Академик Сахаров, Симонов, Совет, Театр, Тулпар, Ударная, Федосеев, Фрунзе, Фучик, Клара Цеткин, Япеев, шулай ук Җиңү проспектыннан, Горький шоссесыннан, Оренбург һәм Себер трактларыннан, Ирек мәйданыннан һ.б.