Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.04.2025, 11:26

«Тылда без Җиңүне якынайттык»: 9 Майда Казан үзәгендә ачык һавада интерактивный музей ачылачак

Бауман урамында биш күргәзмә локациясе, концерт мәйданчыклары һәм фотозона булачак

9 майда Бауман урамында ачык һавада «Тылда без Җиңүне якынайттык» интерактив музее ачылачак. Күргәзмә М.Җәлил урамыннан Университет урамына кадәрге участокта урнашачак. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында фронтта һәм тылда тормышның ничек барганын күрсәтәчәк.

Барлыгы 5 тематик мәйданчык тәкъдим ителәчәк. Алар зоналарга – фронт һәм тылга бүленгән. Һәр мәйданчыкта килүчеләрне экскурсоводлар һәм хәрби формадан аниматорлар каршы алачак. Алар кыска экскурсияләр уздырачаклар һәм экспонатлар турында сөйләячәкләр.

«Сугыш башлануы» беренче локациясе сугышның беренче көннәре, Брест крепостен саклау һәм мобилизация башлану турында сөйләячәк.

«Җиңү коралы» локациясенә килүчеләр Кызыл Армия солдатлары сугышкан коралларны һәм аларның нинди форма кигәннәрен күрәчәк.

Фронттагы һәм тылдагы көндәлек тормыш турында килүчеләр «Кырыс көннәр» мәйданчыгында беләчәкләр.

«Сугыш елларында медицина» локациясе сугыш вакытында медикларның эшенә багышланган.

«Җиңү!» дип аталган соңгы локация Берлинда Кызыл армия сугышчыларының фашизмны җиңүен ничек каршы алулары һәм бу вакытта тыл шәһәрләрендә ниләр булуы турында сөйләр.

Күргәзмәдә тематик экспонатлар – Максим пулеметлы кызылармеец, патрон һәм снаряд әрҗәләреннән җиһазландырылган ату позициясе, Брест крепостеның җимерелгән дивары фотоколлажы, хәрби комиссар кабинеты, Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе ату коралы һәм хәрби бүләкләре, «Блиндаж» тулы зурлыктагы инсталляциясе һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.

Бауман урамында шулай ук «полуторка» автомобиле белән фотозона эшләячәк, концерт чыгышлары да планлаштырылган. Шаляпин һәйкәле янында мәктәп тынлы оркестры һәм мәктәп укучылары чыгыш ясаячак. Ә «Нугай» кунакханәсе балконында Казан филармониясе артистлары һәм балалар хорлары җырлаячак.

Казан мәчесе һәйкәле янында студентлар коллективлары чыгыш ясаячак. Бауман урамындагы 50 нче йорт балконында шигъри һәм музыкаль кичә узачак, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнарының матбугат хезмәте.

Проект килүчеләргә сугыш чоры атмосферасын тоярга һәм Татарстан халкының Җиңүгә керткән өлешен искә төшерергә ярдәм итү өчен булдырылган. Чара Президент грантлары фонды тарафыннан хупланды.

Музей һәм барлык мәйданчыклар 14:00 дән 18:00 гә кадәр эшләячәк. Керү ирекле.

Барлык яңалыклар