Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.05.2018, 15:15

Төркиянең Кемер шәһәрендә Социалистик көнкүреш музее Җиңү көненә багышланган экспозиция тәкъдим итте

Кемерда яшәүчеләр һәм туристлар фронт фотосурәтләрен күрә, сугыш еллары җырларын тыңлый, сугыш елларында чыкка журналларны укый алдылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы май, Алсу Сафина). 9 май көнне Төркиянең Кемер шәһәрендә Җиңү көненә багышланган экспозиция оештырылды. Кемерда яшәүчеләр һәм туристлар фронт фотосурәтләрен күрә, сугыш еллары җырларын тыңлый, сугыш елларында чыккан журналларны укый алдылар.

Экспозицияне оештыручы – Казанның Социалистик көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов сөйләгәнчә, музей 9 майга багышланган чараларны ел саен оештыра. Быел алар Кемерда, Санкт-Петербургта узган.

Кемерда фронт фотокорреспонденты Георгий Зельманың уникаль фотолары тәкъдим ителде. Рөстәм Вәлиәхмәтов сүзләре буенча, Молдавия, Украина сугыш кырларында эшләгән фотокорреспондент фотоларында Бөек Ватан сугышының төрле эпизодлары сурәтләнгән. Сугышны эченнән сурәтләгән әлеге фотолар яшьләрдә кызыксыну уята, дип ышаныч белдерде Рөстәм Вәлиәхмәтов.

Фотолардан тыш экспозициягә сугы еллары журналлары, совет чорында чыгарылган сувенирлар кергән, ә магнитофоннар сугыш еллары җырларын яңгыратты. Моннан тыш, Мәскәү халыкара мәктәбе укучылары сугыш формасы киеп, сугыш чоры һәм “Кино” төркеме җырларын башкарганнар.

Рөстәм Вәлиәхмәтов сүзләре буенча, экспозиция уңышлы үткән.

Тиздән әлеге экспозиция экспонатлары 14 майда Анталиядә ачылачак музей филиалында куелачак. Чит илдә Казан проекты Soviet Lifestyle бренды белән гамәлгә ашырыла. Төркиядә Социалистик көнкүреш музее ачылу ике илнең мәдәни багланышларын ныгытуда ясалган адымнарның берсе булачак, дип уйлый Рөстәм Вәлиәхмәтов.

900 кв.м мәйданлы бинада берничә залда “Бәхетле балачак”, “Көнкүреш тарихы” экспозицияләре тәкъдим ителә, совет китаплары китапханәсе, музыкаль дан һәм совет кинозаллары ачыла.

Яңа музейның тагын бер экспозициясе – “Советлар Казаны”. Рөстәм Вәлиәхмәтов сөйләгәнчә, әлеге идеяне ул озак йөрткән һәм беренче тапкыр ул яңа музейда тәкъдим ителә. Музей кунаклары совет елларында Казан заводларында чыккан яисә Казанга багышланган сувенирларны күрә алачак. Анталиядә тәкъдим ителгән күргәзмә соңрак Казанда урын алачак.

Барлык яңалыклар