Шулай ук әлеге пунктта COVID-19 белән авырган шәһәр халкы да прививка ясата ала.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче ноябрь). Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация пункты үз эшен дәвам итә.
Анда кыш һәм яз айларында коронавирустан вакцинацияләнгән шәһәрлеләр ярты ел узгач прививка ясата алачак. Шулай ук пунктта алты ай эчендә Covid-19 белән авырган шәһәрлеләргә прививкалар ясыйлар. Шәһәр кешеләрен QR-код буенча кабул итәләр, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсе.
Сәүдә үзәгендә вакцинация пункты көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.
Исегезгә төшерәбез, Казанда COVID-19 һәм гриппка каршы вакцинация үткәрелә. Прививканы медицина учреждениеләреннән тыш түбәндәге мобиль пунктларда ясатырга мөмкин, аларның адреслары сайтта күрсәтелгән.