Халыкка предприятиеләрдәге эш урыннарын тәкъдим итәчәкләр һәм хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр.
Фото: Марат Мөгыйнов
Чарада район предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак, алар буш эш урыннары һәм оешмаларындагы вакантлы вазыйфалар турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре казанлыларга хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк, мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган дәүләт гарантияләре һәм хезмәтләре турында сөйләячәкләр.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 10:00 дән 12:00 гә кадәр Гагарин ур., 46 адресы буенча узачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)564-38-32 телефоны буенча белергә мөмкин. Чарада битлек режимын сакларга кирәк, дип хәбәр ителә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында.