В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Роберт Минвалеев Анастасия Степановага тәкъдимне Калининградта ясаган.
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Бүген Татарстан башкаласында 2021 елда меңенче парны теркәделәр, тантана «Казан» Гаилә үзәгендә узды.
Роберт Минвәлиев һәм Анастасия Степанова параллель сыйныфларда укыган. Хәзер алар Казанда яши, IT-белгечләр булып эшли. Пар дүрт ел очрашып йөри, ә булачак хатынына тәкъдимне Роберт Калининградта Балтыйк диңгезе ярында ясаган, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
«Казан» гаилә үзәге баш шәһәр Гаилә хәле актларын теркәү үзәге буларак эшли, сишәмбе-шимбә көннәрендә 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр «Алтын», «Көмеш» һәм «Көнчыгыш» залларында теркәлү уза. Санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында, яшь парларны «Алтын» һәм «Көмеш» залларда 20-дән артык кунак һәм «Көнчыгыш» залда 15-тән дә артмаган кунак чакырырга рөхсәт ителә (пар һәм аларның фотографларыннан тыш). «Казан» гаилә үзәге хезмәткәрләре килүчеләрдән битлек режимын саклауны сорый.
Искәртеп узабыз, бүген «Казан» гаилә үзәгендә тест режимында күзәтү мәйданчыгы эшли башлады.