Чикләүләр тантаналы чараларга әзерлек һәм Җиңү көнен үткәрү кысаларында кертелә
Фото: Денис Гордийко
7 нче майда 15:30 сәгатьтән 22:30 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданында, шул исәптән Уң як Болак һәм Сул як Болак урамнары буенча Чернышевский урамына кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә.
8 нче майның 16:30 сәгатеннән 10 нчы майның 2:00 сәгатенә кадәр Меңьеллык мәйданы һәм аңа килү юллары, тантаналы чаралар уздыру сәбәпле, тулысынча ябыла.
8 майның 18:00 сәгатеннән 9 нчы майның 22:00 сәгатенә кадәр Бондаренко урамы шулай ук транспорт хәрәкәте өчен ябылачак.