В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Казан Ратушасын реставрацияләү белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
13 нче майдан 26 нчы майга кадәр Карл Маркс урамындагы 33 нче йорт янында Батурин урамы юнәлешендә тротуар өлешчә ябыла.
27 нче майдан 2 нче июньгә кадәр Карл Маркс урамындагы 33 нче йорттан 35 нче йортка кадәрге участокта Батурин урамы юнәлешендә тротуар – тулысынча, автомобиль юлы өлешчә ябыла.
13 нче майдан 10 нчы июньгә кадәр Пушкин урамындагы 62 нче йорт янында Большая Красная урамы юнәлешендә тротуар тулысынча ябыла, дип хәбәр итә тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, Казан Ратушасы БРИКС саммитына әзерлек кысаларында ремонтлана. Бүгенге көнгә кирпеч стенадагы ярыклар томаланган һәм гидроизоляция эшләре башкарылган. Соңрак бинаны аның архитектура үзенчәлекләрен аерып күрсәтә торган яктырткычлар бизәячәк.