В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мемориаль тактаны Жуковский урамындагы ул яшәгән 9-нчы номерлы йорт фасадына урнаштырачаклар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). Казанда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге ТР дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның истәлеге мәңгеләштерелә. Тиешле карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Мемориаль тактаны Жуковский урамындагы ул яшәгән 9-нчы номерлы йорт фасадына урнаштырачаклар. Истәлекле тактада: «Бу йортта 2005-2011 елларда Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Гатаулла улы Яруллин яшәгән», – дип язылачак. Язма рус һәм татар телләрендә эшләнәчәк.