Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.10.2021, 17:05

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Кытай атналыгы ачылды

Килүчеләр фарфор, нефрит, лак һәм башка материаллардан эшләнгән әйберләрне күрә, интерактив чараларда катнаша ала, шул исәптән онлайн да.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь). 12-19-нчы октябрьдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Кытай атналыгы уза. Килүчеләр «Бәхетнең биш символы. Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан XVII – XX гасырлар Кытай сәнгатендә теләкләр» дип аталган күргәзмәне карый, лекцияләр тыңлый, экскурсияләрдә һәм башка чараларда катнаша ала.

Хәзер күргәзмәдә фарфор, нефрит, лак, агач, фил сөякләре, эмальдән эшләнмәләрне, шулай ук мебель һәм чигелгән ефәкләрне күрергә мөмкин. 18-нче октябрьдә ротация булачак –экспозиция өлешчә алмашынган вакытта 40-тан артык графика әсәре алышачак. Күргәзмә эшләү дәверендә бөтен дөньядагы традицион Кытай картиналарының иң зур коллекциясенең бер өлеше Казанда узачак күргәзмәдә күрсәтеләчәк. Бу көнне Эрмитажның Instagram битенә язылучыларга күргәзмәнең музейдагы кешегә күренмәгән яклары – Дәүләт Эрмитажы кураторлары, реставраторлары һәм саклаучылары эше ачылачак.

Кытай атналыгы «Бәхетнең биш символы» күргәзмәсе базасында уза. Программага Дәүләт Эрмитажы хезмәткәрләреннән Кытай сәнгатендә яшерен билгеләр, аның символикасы, империядән соң чордагы традицияләре һәм башка темаларга лекцияләр кертелде. Шулай ук балалар һәм ата-аналар өчен «Аждаһа баласы Муша белән сәяхәт» исемле уен юлкүрсәткеченнән файдаланырга, «Бәхет эзләүчеләр яки Кытай сурәтләре серләре» һәм «Family travel. Тылсымлы җан ияләре дөньясына сәяхәт» музей-белем бирү программаларында катнашырга мөмкин.

Кытай атналыгының кайбер чаралары онлайн үткәрелә. Программа белән «Эрмитаж-Казан» үзәгенең социаль челтәрләрдәге битендә танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар