Премьера алдыннан учреждениедә эпос тексты авторы Нәкый Исәнбәт турында китап тәкъдим ителәчәк.
Фото: Денис Гордийко
«Идегәй» дастаны буенча куелган спектакльнең нигезендә үзара бәйлелекнең никадәр зарарлы булуы, көчле шәхесләрнең дәүләт мәнфәгатьләре дәрәҗәсендә көрәшү, яки көнкүрешкә бәйле рәвештә кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бозылу идеясе ята. Эпосның да, «Идегәй» спектакленең дә төп мотивлары – батырлык, туган җиргә мәхәббәт, дошманнарга нәфрәт, дуслык һәм үз-үзеңне корбан итү, намуслылык һәм гаделлеккә дан җырлаудан гыйбарәт.
Спектакль өстендә театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов эшләгән. Бу әсәр милли, әдәби һәм тарихи актуальлеге белән аның игътибарын җәлеп иткән. «Әлеге спектакль Тинчурин театры үсешендә яңалык та, борылыш та булачак», – дип саный режиссер.
Дастанда Идегәй ролен яшь актер һәм режиссер Илнур Гарифуллин башкарачак. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов исә Шаһтимер роленә билгеләнгән. Татарстанның атказанган артистлары Ирек Хафизов – Туктамыш хан, Гүзәл Гайнуллина – Йәникә ролендә.
Спектакльдә шулай ук Тинчурин театрының башка танылган актерлары да уйнаячак. Спектакльнең рәссамы – Алия Гайнуллина, хореограф – Марсель Нуриев, хормейстер – Алия Хәмзина, музыка җитәкчесе, дирижер – Ильяс Камал. Спектакль өчен музыканы Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясен тәмамлаган яшь композитор Фәрхәд Бәхтияри язган.
Премьера тамашалары 26 нчы һәм 27 нче гыйнварда узачак. Тамашалар алдыннан театр музеенда «Идегәй» дастанына һәм эпосның яңадан җыелган тексты авторы Нәкый Исәнбәткә багышланган күргәзмә оештырыла, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Моннан тыш, 20 нче гыйнварда 10:00 сәгатьтә театр фойесында татар галиме, драматург, фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең тормышы һәм иҗаты турында «Танылган шәхесләр» сериясеннән китап тәкъдим итәчәкләр. Китапка фәнни басмалар, замандашларның иҗат бәяләре, элек бастырылмаган автобиографик материаллар тупланган.
Чарада татар язучылары, галимнәр, театр белгечләре, Тинчурин театры артистлары, шул исәптән «Идегәй» спектакле актерлары, халыкара конкурслар лауреаты, Казан консерваториясе укытучысы Сөмбел Кыямова катнашачак. Кичәне Резеда Сәлахова алып барачак. Кичәнең музыкаль өлешен дирижер Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры башкарачак.
Китапны тәкъдир итү вакытында Н.Исәнбәт шигырьләренә язылган җырлар яңгыраячак һәм аның пьесалары буенча куелган спектакльләрдән өзекләр уйналачак.
Тинчурин театры киләчәктә дә Нәкый Исәнбәтнең иҗатына мөрәҗәгать итәргә ниятли. Әйтик, театрда «Портфель» пьесасы буенча спектакль куюга әзерлек башланган инде. Спектакльнең режиссеры – «Идегәй» ролен башкаручы, ГИТИСның режиссерлык факультеты студенты Илнур Гарифуллин.