Табиблар барысы 7491 чакыру үтәгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). Узган атнада, 17-нче майдан 23-нче майга кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7491 чакыру үтәгән, шул исәптән 1629 чакыру җәмәгать урыннарыннан килгән.
Иң күп чакыру, 6408, төрле авырулар буенча башкарылган. Алардан 194 чыгу сәбәбе – баш миенең кан әйләнеше бозылуы, ә 46 – миокард үткен инфарктлары. Бала табу очракларына табиблар 74 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медикларны 1009 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 57 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Һәлакәтләрдә 53 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 29 зыян күрүчене китергәннәр. Моннан тыш, 23 ашыгыч ярдәм чакыруны янгын урыннарына үтәгән, анда бер кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.