В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләрдә 5-14 яшьлек балалар сәхнә осталыгына төшенәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). Яшь казанлылар "Әкият" курчак театрында "Яшь театрал мәктәбе" мәдәни-белем бирү проекты старт ала.
5-14 яшьлек балалар уйнаучы курчаклар сәнгате, аны булдыру процессы белән танышачаклар, театр һөнәрләрен җентекләп өйрәнәчәкләр, шулай ук үзләрен актерлар ролендә сынап карый алачаклар. Проектның нәтиҗәсе булып яшь укучылар көче белән остазлар кураторлыгы астында әзерләнгән һәм тормышка ашырылган театр куелышы торачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.
Экспедициядә катнашу бушлаймы? Беренче дәрескә, кыскача мәгълүмат (ФИО; фото, элемтә өчен телефон, яше, мавыгулары) күрсәтеп, Ekiyat-school@rambler.ru электрон адресына юллап теркәлергә кирәк. Гаризалар 10 февральгә кадәр кабул ителә.