Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.05.2019, 10:50

18 майда К.Тинчурин исемендәге театрда «Минем Такташ» операсының премьерасы булачак

Чарага килергә теләүчеләр алдан теркәлү узарга тиеш

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). 18-нче май көнне Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар драма театры сәхнәсендә беренче тапкыр Ильяс Камалның «Минем Такташ» операсын күрсәтәчәкләр. Яңа әсәр яшь композиторлар, җырчылар һәм драматурглар өчен KazanOperaLab белем бирү лабораториясе кысаларында туган. Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосына камералы операны тулы сәхнә версиясендә күрсәтәчәкләр.

Операның сюжеты күренекле татар шагыйре Һади Такташ тормышының кайбер эпизодларына нигезләнә. Либреттоны язганда хатлардан, караламалардагы язмалардан һәм шагыйрьнең кайбер шигырьләреннән өзекләр, шулай ук атаклы язучының әнисе тарафыннан танылган язучының вакытсыз вафатыннан соң язылган шигыре кулланылган. Опера татар телендә башкарыла.

Спектакльдә төп партияләрне  М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты Артур Исламов, М.И.Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар конкурсының II премиясенә лаек булган Эльза Исламова һәм Илгиз Мөхетдинов башкарачак. Куелышта шулай ук Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры артистлары һәм Sforzando фондының яшьләр оркестры катнаша.

Спектакль 17.00 сәгатьтә башлана. Аңа теләгән һәркем бушлай керә ала, әмма моның өчен алдан теркәлү кирәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

KazanOperaLab - ТР Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Sforzando ТР Башкару сәнгатен үстерү фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган яшь композиторлар, режиссерлар, рәссамнар һәм драматурглар өчен иҗат һәм белем бирү лабораториясе. Лаборатория Казанда 2017 елның 7-нче декабрендә ачылды. 2017 елның декабрендә һәм 2018 елның гыйнварында катнашучылар бу тармакның әйдәп баручы белгечләреннән интенсив лекцияләр һәм мастер-класслар программасын уздылар. Беренче этап нәтиҗәләре буенча катнашучылар «композитор - рәссам - драматург - режиссер» төркемнәренә бүленде, мондый составта яңа спектакльләр булдыру эше башланды.

Барлык яңалыклар