Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.03.2019, 10:40

«Татнефть Арена»да хоккей сезонын ябу узачак

Боз сарае фойесында интерактив зоналар эшләячәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче март). 29-нчы мартта Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда хоккей сезоны ябылу тантанасы узачак. Җанатарлар «Ак Барс», «Барс» һәм «Ирбис» уенчылары катнашындагы күргәзмә матчын карыячаклар. Александр Свитов һәм Данис Зарипов капитан булачак, тренерлар белән бергә төп команданың танылган җанатарлары уен белән җитәкчелек итәчәк.

«Татнефть Арена»га керү 18.30 сәгатьтә башлана. Боз сарае фойесында интерактив зоналар эшләячәк, шул ук вакытта җанатарлар өч команда хоккейчылары белән аралаша алачак. Әйтик, хоккей яратучылар «Ак Барс» һөҗүмчесе Владимир Ткачев белән бергә мотивлы плакатлар ясаячаклар. Сакчы Дмитрий Юдин һәм «Ак Барс» һөҗүмчесе Артем Михеев белән PlayStation-да NHL уйнарга мөмкин булачак. Ә Михаил Глухов һәм Андрей Поповны аквагрим зонасында очратырга мөмкин.

Шулай ук теләге булган һәркемгә физик әзерлек буенча «Ак Барс» тренеры Владислав Занковец һәм «Ак Барс» сакчысы Рафаэль Батыршин җитәкчелегендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә тәкъдим ителәчәк.

«Белых» һәм «Яшел» командалары арасындагы хоккей матчы 19.55 сәгатьтә 5 конкурстан торган мастер-тамаша белән башланачак һәм ике периодтан торган 15әр минутлык күргәзмә уены белән дәвам итәчәк.

Матч тәмамланганнан соң, тамашачылар бозга чыга һәм «Ак Барс», «Барс» һәм «Ирбис» уенчылары белән аралаша алачаклар. Чара 22.00 сәгатьтә тәмамланачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Барлык яңалыклар

«Татнефть Арена»да хоккей сезонын ябу узачак

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче март). 29-нчы мартта Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда хоккей сезоны ябылу тантанасы узачак. Җанатарлар «Ак Барс», «Барс» һәм «Ирбис» уенчылары катнашындагы күргәзмә матчын карыячаклар. Александр Свитов һәм Данис Зарипов капитан булачак, тренерлар белән бергә төп команданың танылган җанатарлары уен белән җитәкчелек итәчәк. </p> <p> «Татнефть Арена»га керү 18.30 сәгатьтә башлана. Боз сарае фойесында интерактив зоналар эшләячәк, шул ук вакытта җанатарлар өч команда хоккейчылары белән аралаша алачак. Әйтик, хоккей яратучылар «Ак Барс» һөҗүмчесе Владимир Ткачев белән бергә мотивлы плакатлар ясаячаклар. Сакчы Дмитрий Юдин һәм «Ак Барс» һөҗүмчесе Артем Михеев белән PlayStation-да NHL уйнарга мөмкин булачак. Ә Михаил Глухов һәм Андрей Поповны аквагрим зонасында очратырга мөмкин. </p> <p> Шулай ук теләге булган һәркемгә физик әзерлек буенча «Ак Барс» тренеры Владислав Занковец һәм «Ак Барс» сакчысы Рафаэль Батыршин җитәкчелегендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә тәкъдим ителәчәк. </p> <p> «Белых» һәм «Яшел» командалары арасындагы хоккей матчы 19.55 сәгатьтә 5 конкурстан торган мастер-тамаша белән башланачак һәм ике периодтан торган 15әр минутлык күргәзмә уены белән дәвам итәчәк. </p> Матч тәмамланганнан соң, тамашачылар бозга чыга һәм «Ак Барс», «Барс» һәм «Ирбис» уенчылары белән аралаша алачаклар. Чара 22.00 сәгатьтә тәмамланачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.