В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Хайваннар дөньясын саклау» проектының иҗтимагый советы утырышында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин катнашты.
Фото: Марат Мөгыйнов
Онлайн-форматтагы дискуссиягә шулай ук Татарстанның башка шәһәрләре – Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә һәм башкалар кушылды.
«Безнең алда бер яктан, әлеге процессларда катнашкан кешеләрне арттыру бурычы тора. Икенче яктан, бу мохит зур гына түгел, сыйфатлы да булырга тиеш, – дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга Искәндәр Гыйниятуллин. – Без Казан халкыннан әлеге орган составында кемне күрергә теләүләре турында сораштыра башладык. Казанлылар үз теләкләрен җиткерерләр һәм без уртак көчебезне тупларбыз, хайваннар дөньясын саклау эшен җайга салырбыз дип ышанабыз. Бу безнең йорт хайваннары турында гына түгел, яклауга мохтаҗ кыргый хайваннар да бар».
Хайваннарга мөнәсәбәт мәсьәләсенең актуальлеге турында сөйләгәндә, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары бүген этләр ташлану гына түгел, киресенчә булган очраклар да теркәлә дип ассызыклады. Мисал итеп ул күптән түгел «Светлая долина» торак комплексында булган очракны китерде, анда билгесез кеше эткә мылтыктан аткан. Аның гомерен саклап кала алмаганнар һәм кичә ул җәрәхәтләрдән вафат булды. Узган ел да шунда ук мондый очрак теркәлгән булган.
«Бу очракны һичшиксез тикшерергә тиешбез, – диде И.Гыйниятуллин. – Без әлеге һәм якын-тирә йортларда яшәүчеләр белән бергә полиция бүлегенә хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә турында маддә буенча җинаять эше кузгату турында гариза яздык».
Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, хайваннарга карата рәхимсез мөнәсәбәт соңыннан кешеләргә дә күчү куркынычы белән яный, һәм моңа каршы торырга кирәк. «Бу бик зур мәсьәлә, аңа законнар һәм бюджетлар формалаштырып, тиешенчә якын килергә кирәк», – диде ул.
ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ел саен шәһәрдә 4 меңгә якын хуҗасыз эт тотыла дип сөйләде. Аның сүзләренчә, сукбай хайваннар барлыкка килүнең төп сәбәбе – кеше. Ул искә төшергәнчә, 2021 елда Казан Мэрының «Ташландык хайваннарсыз шәһәр» проекты старт алды. Шулай итеп, «Лапа дружбы» хәйрия акциясе, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында шул ук исемдәге «Игелек дәресләре» грант конкурсы оештырылды. Шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен канистерапия буенча дәресләр үткәрелә башлады, ә «Зооцентр» каршында Мирный поселогында көчекләр бакчасы барлыкка килде.
Тагын бер вакыйга дог-френдли үсеше булды, диде Дарья Раек. «Узган елның көзендә Салават Күперендә парк пәйда булды, аны ачу тантанасында Рөстәм Нургалиевич катнашты, – дип искәртте ул. – Паркта эт йөртү өчен мәйданчык бар иде. Аны күргәч, ТР Рәисе әлеге юнәлештә үсәргә кушты. Шулай итеп, дог-френдли мохите булдырылды – бу хайваннарга лояль мохит булдыру турында».
Д.Раек йортсыз хайваннарның өйдә тууын ассызыклады. Кешеләр еш кына хайванны алалар, ләкин соңрак аның өчен җаваплылылыкны оныталар. Шуңа күрә проектның бер бурычы – инфраструктураны яхшырту. Мәсәлән, эт йөртү мәйданчыкларын йорт хайваннары хуҗалары өчен мәдәни һәм мәгърифәтчелек үзәге итеп ясарга ниятли. Кинологлар белән дәресләр планлаштырылган – алар йортта эт барлыкка килү белән бәйле проблемаларны чишәргә ярдәм итәчәк.
«Без шулай ук кинолог һөнәре үсеше өчен шартлар тудырырга телибез. Бүгенге көндә аңа ихтыяҗ бар. Без әлеге өлкәдәге белгечләрне берләштерергә, аларга үсәргә ярдәм итәргә теләр идек. Шул рәвешле республикада сукбай хайваннар белән алып барыла торган зур эшкә ярдәм итәргә планлаштырабыз», – дип уртаклашты дог-френдли мохите менеджеры.
Очрашуда шулай ук йорт хайваннарын мәҗбүри теркәү, рәхимсез мөгамәлә булган очракта кешеләрнең җаваплылыгы һәм башка мәсьәләләр турында да фикер алыштылар.
Ахырда И.Гыйниятуллин барлык теләүчеләрне «Зооцентр»га аның ничек эшләвен карарга һәм биредә шартлар начар дигән мифларны бетерү өчен чакырды. «Чынлыкта күптән алай түгел – барысы да бик күңелле һәм кызыклы, – дип аңлатты ул. – Минемчә, анда килгәч, сез рәхәтләнеп ял итәчәксез. Анда сезнең белән өйгә кайту мөмкинлеген көтә торган 300 гә якын эт бар».