В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Соңгы тәүлек эчендә СОVID-19 белән авырган 21 кеше сәламәтләнде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче декабрь). Татарстанда 95 яңа COVID-19 белән зарарлану очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 27 кеше хастаханәгә салынган, 68 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала бар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 6 кеше, 23 кеше - 30 дан 50 яшькә кадәр, 39 кеше - 50 дән 60 яшькә кадәр, 13 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 7 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 4 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр, бер кеше - 90 яшьтән өлкәнрәк.
29 кеше - Казанда, 15 кеше - Чаллыда, 13 кеше - Нурлат районында, 7 кеше - Чистай районында, 5 кеше - Түбән Кама районында, дүртәр кеше - Алексеевск һәм Буа районнарында, икешәр кеше - Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш районнарында, берәр кеше - Аксубай, Актаныш, Апас, Баулы, Биектау, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Саба, Тукай районнарында яши.
Барлыгы 31-нче декабрьгә Татарстанда COVID-19 авыруының 13 мең 284 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 10 мең 719 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 21 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 27 мең 747 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 3 млн 159 мең 297 кеше авырган, 2 млн 554 мең 340 кеше сәламәтләнгән, 57 мең 19 кеше үлгән.