Дүртесе - Казанда, өчесе - Чаллыда, икесе - Әлмәт һәм Биектау районнарында.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель, Алена Мирошниченко). Татарстанда 9 яңа коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән, шуларның дүртесе - Казанда, өчесе - Чаллыда, икесе - Әлмәт һәм Биектау районнарында. Республикада авыручыларның гомуми саны - 50 кеше. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Пациентларның хәле уртача авырлык дәрәҗәсе буларак бәяләнә, бу тормыш өчен мөһим функцияләрнең бозылмавы яки өлешчә бозылуы турында сөйли. Бу пациентларның тормышы өчен турыдан-туры куркыныч юк. Әмма бу статус интенсив дәвалауны таләп итә, шул ук вакытта үпкәләренә ясалма вентиляцияләү аппаратлары куелган пациентлар бездә юк», - диде Л.Галимова. Яшь категорияләренә килгәндә, икесенә - 18-дән 30 яшькә кадәр, дүртесенә - 30-дан 50 яшькә кадәр һәм өчесенә - 50-дән 60 яшькә кадәр. Авыруның ике очрагы читтән кайткан, 7 очрак башка авыручылар белән элемтә аркасында барлыкка килгән. Хастаханәдән дүрт пациент савыгып чыккан, аларның барысы да - казанлылар.
Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус инфекциясе авыруының 50 очрагы теркәлгән: 35 кеше - Казанда, 5 кеше - Чаллыда, 2 кеше - Питрәч районында, 2 кеше - Биектау районында, берешәр кеше - Яшел Үзән, Арча, Бөгелмә, Лаеш, Әлмәт районнарында һәм 1 кеше - Пермьнеке.
1-нче гыйнвардан республикада 1,3 меңнән артык авиарейс, 150 меңнән артык пассажир тикшерелде. 21 мең кеше соңыннан ике атна өйдә булырга кирәклеге турында санитария табибы күрсәтмәсен алды. Хәзер күзәтүләр астында 3 меңгә якын кеше бар.
Республикада авыруларны госпитальләштерү өчен стационарларны этаплап күчерү фонды һәм тәртибе расланды, 3 меңнән артык койка резервы әзерләнде. Барлык медицина оешмалары персонал һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән, шул исәптән 1,4 меңнән артык ясалма вентиляцияләү аппаратлары һәм башкалар, дип хәбәр итте Л.Галимова.
Соңгы тәүлек эчендә Россиядә 50 төбәктә COVID-19 авыруының 1459 очрагы теркәлгән, 13 кеше үлгән, 118 хастаханәдән савыгып чыккан. Пациентларның күбесе Мәскәүдә - 857. Ил буенча авыручыларның гомуми саны 81 субъектта 10131 кешегә җиткән, 700 кеше диярлек сәламәтләнгән, 76 кеше үлгән.