Авыручы кешеләрнең 53-е Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 84 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 36 кеше хастаханәгә озатылган, 48-е өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында –18 яшькә кадәр 4 кеше, 6 кеше – 18-дән 30 яшькә кадәр, 21 кеше – 30-дан 50 яшькә кадәр, 15 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 18 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 13 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр, 7 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
55 кеше – Казанда, 9 кеше – Яр Чаллыда, 4 кеше – Тукай районында, 3 кеше – Питрәч районында, икешәр кеше– Биектау, Лаеш, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында, берәр кеше Азнакай, Әлмәт, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Мамадыш районнарында яши.
30-нчы гыйнварга Татарстанда 15 мең 959 COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 12 мең 430 кеше савыкты, шул исәптән 99 – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 19 мең 32 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 3 млн 832 мең 80 кеше авырган, 3 млн 279 мең 964 кеше сәламәтләнгән, 72 мең 697 кеше үлгән.