Авыручыларның барысы да инфекциялеләр белән элемтәдән соң чирли башлаган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 44 яңа очрагы расланды. 13 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза. Авыручыларның барысы да инфекциялеләр белән элемтәдән соң чирли башлаган.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала бар, 4 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 10 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 10 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 17 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
Авыручыларның күпчелеге - 12 кеше - Яр Чаллыда яши, 11 кеше - Казанда, өч кеше - Түбән Кама районында, икешәр кеше - Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск һәм Нурлат районнарында, берәр кеше - Балтач, Биектау, Тәтеш һәм Тукай районнарында.
15-нче июньгә Татарстанда барлыгы 3958 СОVID-19 авыруы теркәлгән, 2824 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 8 кеше соңгы тәүлектә. 1134 кеше дәвалануларын дәвам итә.
Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 8246 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, илдә авыруның 537 мең 210 очрагы теркәлгән. 284 мең 539 кеше сәламәтләнгән, 7091 кеше үлгән.