7 авыручы – казанлы.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче май). Татарстанда 37 яңа СОVID-19 авыруы теркәлгән, шуларның 2-се читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 13 кеше хастаханәгә озатылган, 24-е өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 7 кеше Казанда яши, 8 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Лаеш, Түбән Кама һәм Спас районнарында, икешәр кеше – Азнакай һәм Лениногорск районында, берәр кеше – Актаныш, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Менделеевск, Минзәлә, Балык Бистәсе һәм Ютазы районнарында.
2-нче майга Татарстанда 20 мең 528 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 604 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 6 – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә коронавирус белән авыруның 8697 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 823 мең 255 кеше авырган, 4 млн 443 мең 922 кеше сәламәтләнгән, 110 мең 862 кеше үлгән.