В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
12 авыру Казанда яши.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 30 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлылар. 7 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 3 кеше бар, 13 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 9 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 4 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 1 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
12 авыру Казанда, 3-әр кеше - Биектау, Чистай һәм Нурлат районнарында, 2 кеше - Яр Чаллыда, берәр кеше - Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама, Питрәч районнарында яши.
6-нчы августка Татарстанда 5781 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен вакыт эчендә 4621 кеше савыкты, шул исәптән 24кеше - соңгы тәүлек эчендә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 5267 яңа очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә авыруның 871 мең 894 очрагы расланган, 676 мең 357 кеше сәламәтләнгән, 14 мең 606 кеше үлгән.