Узган тәүлек эчендә 113 кеше сәламәтләнгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). Татарстанда коронавирус белән авыруның 23 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 5 кеше хастаханәгә озатылган, 18-е өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 2 кеше, 10 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 6 кеше – 50-дән 60 яшькә кадәр, 3 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше – 70-тән 80 яшькә кадәр.
17 кеше – Казанда, 2 кеше – Чаллыда, берәр кеше – Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск районнарында.
20-нче сентябрьгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 6997 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 5898 кеше савыкты, шул исәптән 113 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 6148 очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы СОVID-19 белән авыруның 1 миллион 103 мең 399 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 909 мең 357 кеше сәламәтләнде, 19 мең 418 кеше үлде.