69 авыручы Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
22 нче гыйнварга Татарстанда COVID-19 авыруының 45 мең 15 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 38 мең 191 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 80е – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 353 мең 254 кеше вакцина ясаткан (тәүлек эчендәге үсеш - 6394), шуларның 1 млн 880 мең 658е икенче прививка кадаткан. 168 мең 646 кеше икенче вакцинаны ясаткан.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 57 мең 212 яңа очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә 25 мең 525 кеше сәламәтләнгән, 9 мең 902 кеше хастаханәгә озатылган.