В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
COVID-19-га каршы прививканы тәүлек эчендә 7 меңнән артык кеше ясаткан
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь). Татарстанда COVID-19 авыруының 146 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтарылган, калганнары – контактлы. 63 кеше хастаханәгә озатылган, 83-е өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – Казаннан 102 кеше, 6-шар кеше – Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Чистай районнарыннан, 5-әр кеше – Әтнә һәм Лаеш районнарыннан, 3 кеше – Питрәч районыннан, 2-шәр кеше – Арча, Түбән Кама һәм Сарман районнарыннан, берәр кеше – Биектау, Кукмара, Минзәлә, Мөслим, Норлат, Саба һәм Теләче районнарыннан.
16-нчы декабрьгә Татарстанда COVID-19 авыруының 41 мең 280 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 34 мең 198 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 15 – узган тәүлектә.
Татарстан Республикасының 2 млн 245 мең 600 кешесе коронавируска каршы прививка ясаткан (тәүлеккә үсеш – 7034 кеше), шуларның 1 млн 857 мең 896-ы икенче прививканы алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 28 мең 486 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 10 млн 131 мең 646 кеше авырган, 8 млн 876 мең 788 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясарга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.