В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларның 41-е Казанда яши.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). Татарстанда коронавирус инфекциясе тагын 105 кешедә ачыкланган. Аларның 31-е хастаханәгә озатылган, авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза торган 74 кеше өйләрендә дәвалана.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, 8 очрак - читтән алып керелгән, 97 авыру йоктырган кешеләр белән элемтәдә булган.
Авыручылар арасында 1 балигъ булмаган яшьтәге бала бар, 18 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 31 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 24 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 27 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 4 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
41 кеше - Казанда, 22 кеше - Яр Чаллыда, 11 кеше - Түбән Кама районында, 6-шар кеше - Әлмәт, Арча районнарында, 4-әр кеше - Алабуга, Мамадыш районнарында, 2-шәр кеше - Биектау һәм Питрәч районнарында һәм берәр кеше - Балтач, Лаеш, Лениногорск, Саба һәм Тәтеш районнарында.
7-нче майга Татарстанда барлыгы 1415 СОVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, 252 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән соңгы тәүлектә - 68 кеше, шуларның 35-е - Казанда, тугызы - Чаллыда, алтысы - Теләче районында, дүртәр - Түбән Кама, Биектау районнарында, икешәр - Чүпрәле, Лаеш, Саба районнарында, берәр кеше - Арча, Кукмара, Питрәч һәм Чистай районнарында яшәүчеләр.
Расланган диагноз белән 375 кеше стационарда тора, шуларның 6-сы үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратларына тоташтырылган, дүртесе үлгән.
Россиядә бер тәүлек эчендә COVID-19 авыруының 11 мең 231 яңа очрагы расланды. Шул рәвешле, илдә барлыгы 177 мең 160 кеше авыру йоктырган, 23 мең 803 кеше сәламәтләнгән, 1625 кеше вафат булган.