Зарарланган 68 кеше Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 100 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кергән, калганнары элемтә аша. 31 кеше хастаханәгә озатылган, 69 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – 68 Казан кешесе, 8 кеше – Яр Чаллыдан, 6 кеше – Түбән Кама районыннан, өчәр кеше – Яшел Үзән һәм Чистай районнарыннан, икешәр кеше – Биектау һәм Зәй районнарыннан, берәр кеше – Алексеевск, Әтнә, Алабуга, Лаеш, Менделеевск, Мөслим, Норлат һәм Питрәч районнарыннан.
22-нче декабрьгә Татарстанда 41 мең 864 COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 35 мең 130 кеше савыкты, шул исәптән 214 – узган тәүлектә.
Коронавирустан 2 млн 267 мең 140 ТР халкы вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 3223 кеше), шуларның 1 млн 859 мең 124-е икенче прививка алган, дип хәбәр итә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 25 мең 264 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 10 млн 292 мең 983 кеше авырган, 9 млн 97 мең 521 кеше сәламәтләнгән.