Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.02.2025, 13:43

Татарстанда 2024 елда яман шешнең 19 мең 452 очрагы теркәлгән

Арту сәбәпләренең берсе – 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны күбәю

Татарстанда онкологик авырулар күрсәткече 7,3% ка арткан. Иң киң таралганнары юан эчәк, күкрәк, хатын-кыз җенес органнары, үпкә, простата бизе, ашказаны һәм тире меланомасы. Бүген 4 февральдә уза торган Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә онкология авыруларының арту сәбәпләре турында сөйләделәр.

Рак аркасында үлүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда 1,9% ка арткан

Узган ел Татарстанда беренче тапкыр ачыкланган яман шешләрнең 19 мең 452 очрагы теркәлгән. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 7,3% ка (1300 очракка) күбрәк. Иң киң таралганнары юан эчәк (13,9%), тире меланомасы (13,4%), күкрәк (11,75), хатын-кыз җенес органнары (9,2%), үпкә (9%), простата бизе (7,9%) һәм ашказаны (5,4%) рагы.

«Бу – кешеләрнең онкологик авырулар белән ешрак авырый башлавы турында түгел, ә системаның эшләве, кешеләрне табуы һәм аларны вакытында иртә дәвалый башлаулары турында сөйли», – диде М.З.Сигал исемендәге ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов.

Бүген федераль программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә табиблар яңа шешләрне иртә стадияләрдә ачыклый һәм профилактика башлый. Шулай ук статистикадагы үзгәрешләр халыкның яшенә бәйле – соңгы 10 елда Татарстанда 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны 22,2% ка кадәр арткан. Өченче фактор контингентның артуы булды. Ягъни, бу онкология ачыкланган кешеләр, шуннан соң алар учетка куела һәм дәвалана. 2025 елның 1 гыйнварына контингент 127 мең 509 кешегә кадәр арткан, бу 2024 елга караганда 7 мең 153 кә күбрәк.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов сөйләгәнчә, үлем күрсәткече 100 мең кешегә 176,8 тәшкил иткән. Авыручылар саны 7,3% ка арткан булса, үлүчеләр саны 1,9% ка (130 кеше) арткан.

Быел Татарстанда робот-хирург ярдәмендә 100 операция ясалачак

Идел буе федераль округында Татарстан рак белән көрәштә күп күрсәткечләр: онкологик авыруны иртә ачыклау, биш еллык исән калу, контингент буенча лидер булды. 2019 елдан башлап, биш ел дәвам иткән, яман шеш авыруларына каршы көрәш буенча федераль программа ярдәмендә Татарстан республикасында югары дәрәҗәдә тикшеренүләр һәм операцияләр уздыру өчен материаль-техник база, шул исәптән җиһазлар яңартылды.

Әйтик, РКОДда 18 урынлык тернәкләндерү бүлеге ачылган, шул ук вакытта ул стационар. Димәк, дәваланудан тернәкләнү иртә стадияләрдә уза, бу пациентка тулы канлы тормышка тизрәк кайтырга мөмкинлек бирә. Моның өчен федераль программа кысаларында бүлекчәгә яңа җиһазлар сатып алганнар. Бинаны зурайту планлаштырыла, дип билгеләде Илгиз Һидиятов.

Шулай ук диспансерда циклотрон куәтен ике тапкырга арттырганнар. Хәзер компьютер томографиясе өчен кирәкле эшләп чыгарыла торган препараторлар саны 4 меңнән 8,1 меңгә кадәр арткан.

2024 ел ахырында республика халкы роботлаштырылган ярдәм алу мөмкинлегенә ия булды. Медицина учреждениесенә Da Vinci робот-хирургының соңгы модификациясен сатып алдылар, ул минималь травматизм белән операцияләр үткәрергә мөмкинлек бирә. Ул баш миеннән башка теләсә нинди локализацияләр белән диярлек эшли ала. Моның ярдәмендә эш кыйммәт – 380 мең сум тирәсе тора, әмма быел ТР хөкүмәте ярдәме белән республиканың 100 кешесенә бушлай операция ясалачак. 2026 елда мондый операцияләр саны артачак, дип ассызыклады Илгиз Һидиятов.

Моннан тыш, быел Россиядә онкология авыруларына каршы көрәш буенча яңа федераль программа эшли башлаячак, ул 2030 елга кадәр дәвам итәчәк, аның буенча радиофармпрепаратларга басым ясалачак, дип сөйләде штаттан тыш баш белгеч – ИбФО онкологы, РФА әгъза-корреспонденты Рөстәм Хәсәнов.

Барлык онкологик авыруларның 40% ы симптомсыз уза

Күпчелек онкологик авырулар симптомсыз уза, бу диагностиканы катлауландыра. Эдуард Нагуманов сөйләгәнчә, барлык очракларның 40% ы шулай уза. Кешедә симптомнар барлыкка килгәч, бу, кагыйдә буларак, яман шешнең өченче-дүртенче стадиясе. Симптомнар арасында: төрле биологик сыеклыкларда кан, какырык һәм кан белән йөткерү, күңел болгану, косу, көчле баш авыртулары һ. б.

Күп кенә онкологик авыруларны булдырмау өчен, халыкка диспансеризация узарга киңәш итәләр. Ул яшәү урыны буенча поликлиникада үткәрелә һәм аннан барлык гражданнар да файдалана ала. Диспансерлаштыруны 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге кешеләргә өч елга бер тапкыр, 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен ел саен үтәргә киңәш ителә. Тикшерү программасына яман шешне иртә ачыклауга юнәлдерелгән җиде скрининг керә.

«Үз организмыңа колак салырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, позитив булырга, яхшылыкка ышанырга, елмаерга һәм төрле профилактик программалардан читләшмәскә кирәк. Үз сәламәтлегеңне сакларга кирәк – бу бик мөһим аспект», – дип сүзен йомгаклады Рөстәм Хәсәнов.

Профилактика һәм вакытында медицина тикшерүе узу гомерне саклап калырга мөмкин, дип искә төшерә белгечләр. Профилактик тикшерүләр «Озак һәм актив тормыш» милли проектының «Онкологик авыруларга каршы көрәш» федераль проектында каралган.

Барлык яңалыклар