Шалтыратулар 7.30-дан 20.00-гә кадәр кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). Бүген Татарстанда коронавируслы инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча бердәм күпканаллы кайнар линия эшли башлады. Республика халкы шулай ук, чит илләрдән кайтуларын хәбәр итә итү өчен, кайнар линиягә мөрәҗәгать итә ала.
Татарстанлылардан шалтыратулар түбәндәге телефон номеры буенча кабул ителә: +7(800)222-59-00, көн саен 7.30-дан 20.00-гә кадәр.
Искәртеп узабыз, моңа кадәр шалтыратулар +7(843)296-02-24 номеры буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә кабул ителде, хәзер бу кайнар линия эше туктатылды. 6-нчы марттан башлап тәүлек буе 1456 шалтырату кабул ителде һәм эшкәртелде. Медицина күзәтүе өчен мәгълүматлар дәвалау челтәренә 439 кешегә тапшырылган, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.