(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). 11-нче сентябрьдән Татарстанда ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады. Республика халкына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре консультация бирәчәк.
Татарстанлылар үз сорауларын +7(843)273-34-85 телефоны буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бирә алалар. Кайнар линия 25-нче сентябрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Исегезгә төшерәбез, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә шулай ук Бердәм консультация үзәге оештырылды, шалтыратулар +7(800)555-49-43 телефоны буенча кабул ителә.