В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика халкы кайчан һәм кайда комплекслы тикшерү узарга мөмкин булуын белә ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь). Татарстанда «Диспансеризация» телеграм-боты эшли башлады. Аның ярдәмендә республика халкы комплекслы тикшерү буенча иң киң таралган сорауларга җаваплар ала алачак. Телеграф-ботны «Татмедиа» республика агентлыгы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә эшләтеп җибәрде.
Шулай итеп, туган елыңны күрсәтеп, диспансеризация үтү датасын, ә үз районыңны яки урамны сайлап – туры килә торган сәламәтлек саклау учреждениеләре адресларын белергә мөмкин. Шулай ук ясалма интеллект диспансеризациянең ни өчен кирәклеген, аны кайчан узуларын, профилактик медицина тикшерүеннән нәрсә белән аерылуын һәм комплекслы тикшерү кысаларында нинди табибларга барырга кирәклеге турында сөйли.
Телеграм-ботны эшләтеп җибәрү өчен республика халкына сылтама буенча күчәргә яки @health_rt_bot мессенджерның эзләү юлына кертергә кирәк, дип хәбәр итә «Татмедиа» республика агентлыгы.